«Тукай исеме мәңгелек»: әдәби фестиваль

IMG_0006
IMG_0016
IMG_0018
IMG_0031
IMG_0034
IMG_0040
IMG_0042
IMG_0056
IMG_0059

26 апрель көнне «Күңел» радиосында, шәһәр үзәк китапханәсе, Чаллы язучылар оешмасы белән берлектә Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңае белән «Тукай исеме мәңгелек» дигән «Әдәби фестиваль» оештырылды.

Иртәнге җидедән кичке алтыга кадәр дәвам иткән бу чарада язучылар, шагыйрьләр, мәктәп укучылары, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Радиотыңлаучылар белән турыдан туры элемтәгә Казан әдипләре Рафис Корбан, Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов, «Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы» директоры Дамир  Абдуллин һәм Чаллы  язучылары Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова, “Ләйсән” әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Роза Хәмидуллина, Рушания Гыйләҗева чыктылар.

Тыңлаучыларга  көн дәвамында “Сөмбел” ансамбле, 58 нче санлы мәктәпнең курайчылар түгәрәге (җитәкчесе Рөстәм Фаттахов)чыгышы яңгырады, 4 нче мәктәп укучылары башкаруында Тукайның “Пар ат”, “Туган авыл” һәм башка җырларын ишеттерделәр, Лев Борисович Васильев исемендәге автомеханика техникумы студентлары Эльвира Уразаева, Гцлназ Нурмиева (җитәкчеләре Гөлназ Әхмәтҗанова) үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар. Шулай ук “Шатлык”, “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бөек шагыйребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Тукай иҗатын яратучылар өчен аның мирасына багышланган төрледән төрле викториналар, тематик аукционнар оештырылды. Шул тарафтан  һәркемнең өй киштәләрендә сакланган “Тукайның иң борынгы китабы” хуҗасы да ачыкланды: ул, Рөстәм Закиров булып чыкты.

Турыдан-туры эфирда иң актив катнашучыларга Кадыйр Сибгатуллин, Вахит Имамов, Фоат Садриев, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова китаплары бүләк ителде.

Фестивальнең абруйлы кунагы булып Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, шәһәрдәшебез Зиләрә Имаметдинова, үзенең оныгы белән катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: