Тукайны онытмыйбыз! (0+)

IMG_3322
IMG_3333
IMG_3330
IMG_3328

27 нче апрель көнне 11 нче балалар китапханәсендә әдәбиятебезнең йөзек кашы Г. Тукайга багышланган әдәби иртә үткәрелде. «Тукайны онытмыйбыз!» дип исемләнгән бу чарага балалар 69 нчы балалар бакчасыннан килделәр.

Уку залында шагыйрьнең китапларыннан «Тукай иленә сәяхәт» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.

Кичәбез татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышына багышланган презентация белән башланып китте. Шагыйрьнең ятимлектә үткән балалык еллары балаларда зур тәэсирләр калдырды. Чара барышында балалар «Серле капчык», «Сорау-җавап» һ. б. уеннарда катнашып, үзләренең тапкырлыкларын сынадылар. Шагыйрьнең үзенчәлекле, тылсымлы шигырьләрен яттан сәнгатьле укып сөендерделәр, кайбер шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәтеп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Г. Тукайга багышланган видеоязмалар, шулай ук иҗаты буенча татарча мультфильмнар карау кичәбезне тагын да җанландырды, кызыклырак үткәрергә мөмкинлек бирде.

Бәйрәмебез  Г. Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Шигырьләр, җырлар, уеннар белән үрелеп барган бәйрәм кичәбез балалар күңелендә озак сакланыр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: