Тукай безнең йөрәкләрдә! (12+)

Үзенең кыска гына гомерендә Тукай бик зур мирас калдырган һәм шуның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт бездә Г.Тукайның балалар шигырьләре һәм әкиятләреннән башлана. Татар әдәбияты үсеше тарихына ул милли шигърияткә нигез салган һәм аның классик стилен булдырган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. Габдулла Тукай – милләтебезнең бөек фикер иясе һәм публицисты, тарихны язуга зур өлеш керткән автор.  
Бөек татар шагыйренең 135 еллыгына багышланган чаралар планын тормышка ашыру кысаларында, 13 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәрләре Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы укучылары өчен  «Язлар алып килде сине, Тукай» дип исемләнгән чара уздырды. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатыннан бик күп кызыклы мәгълүмат алды. Китапханә хезмәткәрләре башкаруында яңгыраган Тукай шигырьләре һәм җырлары укучыларны аерым бер шигъри дөньяга алып кереп китте. Шагыйрьнең иҗаты белән тулырак таныштыру өчен, балаларга  «Тукай рухы яши күңелләрдә» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим ителде. Студентларның бөек шагыйрь турында белемнәрен ныгыту өчен «Без Тукай оныклары» викторинасы үткәрелде, анда балалар авторның үзләре укыган әсәрләре буенча фикер алышты. 

Поделиться: