«Толерантлык» дигән катлаулы сүз»: әңгәмә-уен (6+)

6 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Толерантлык» дигән катлаулы сүз» исемле әңгәмә-уен уздырды. Чара бөтен дөньяда ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыкара толерантлык көне уңаеннан оештырылды. 
Очрашуда балалар «толерантлык» төшенчәсе һәм аның көч куллануга каршы булу, башкаларны хөрмәт итү, мәрхәмәтлелек, түземлелек кебек төп принциплары белән танышты. 
Чара  риваять уку һәм анализ ясау, әңгәмә, видеоматериаллар күрсәтү һәм уен элементларын үз эченә алды. Балалар җәмгыятьнең үзгәрүе һәм толерантлык күрсәтүнең әһәмияте турында фикерләште. Уен формасында көнкүреш тормышта килеп чыгучы хәлләрне тикшерделәр, аларда бер-береңне ихтирам итү һәм сабыр булу турында истә тотарга кирәк. Яңа мәгълүматны ныгыту өчен балаларга «толерантлык чәчәге»н җыярга һәм аның таҗларында толерантлы кеше өчен хас төп сыйфатларны язарга тәкъдим ителде.

Поделиться: