«Сәламәтлек сукмагы»: «Сәламәтлек» клубы утырышы (18+)

29 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Сәламәтлек» клубының утырышы узды. Анда ТРның атказанган табибы Александр Николаевич Зотов белән очрашу булды.

Здоровье ….
2ca277c4-8a9b-4c14-b5de-847d4a9f3a7f
332c0a12-27a5-4c28-9a78-ae0f75a4ec89
320e6b66-859b-408e-8b25-59b6ed48db67
a18acbba-6f8e-49de-a3a1-e9add9afc00f
c000365d-db92-4cf5-bde9-510dde0537f2
730cf404-eb51-4e31-816c-28fc0d460fe0
de8c4171-e446-42c0-b308-7e8a4cc81947

Табиб күп кенә өлкән кешеләрнең сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышулары, скандинавия йөреше белән шөгыльләнүләре һәм сәламәтлек өчен ничек файдалы булуы турында сөйләде. Ул: «Модалы мавыгу саф һавада йөрүдән ләззәт алудан кала, сәламәтлек торышына да уңай тәэсир итә һәм аның каршылыклары юк диярлек. Һәркөн берәр сәгатьлек күнегүләр ябыгуның нигезе дә. Кискен ябыгу түгел, әмма тотрыклы», – дип аңлатты. Йөргәндә кан әйләнеше яхшыра һәм кешенең барлык органнарына һәм системаларына уңай йогынты ясый, шул ук вакытта тән буенча кислород тарала, организмдагы торгынлык кичерүче күренешләрне бетерә. Александр Николаевич кешеләр еш хаталар ясый, дип билгеләп үтте. Моның белән ничек дөрес шөгыльләнергә һәм үз сәламәтлегеңә зыян китермәс өчен үзенә туры килә торган темпны сайларга кирәклеген аңлатты. Аннары табиб саф һавада скандинавия йөреше белән шөгыльләнүчеләр өчен А. Н.Стрельникова системасы буенча сулыш гимнастикасы зур ярдәм күрсәтә, дип сөйләде. Александр Николаевич катнашучылар белән дәресләр үткәрде, анда үз сәламәтлегеңне торгызу һәм уңайсызлык тоймау өчен дөрес сулыш алу күнегүләре тәкъдим итте .Очрашу азагында  тематик китапларга күзәтү ясалды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: