Татарстанда Тоталь диктант – 2022! (18+)

Бесплатно

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы ел саен уздырылучы «Тоталь диктант» Бөтенроссия акциясенә кушыла. Акция 9 апрель көнне 14.00 сәгатьтә үтәчәк. Шәһәр үзәк китапханәсе тоталь диктант язу өчен мәйданчык булачак. Анда, яше һәм белеменә карамастан, теләге булган һәркем катнаша алачак. 

Катнашучылар язучы Марина Степнова иҗаты белән танышачак. Ул  «Тоталь диктант – 2022» тексты авторы итеп сайланды. Быел текст XIX гасыр Воронеж шәһәрендә яшәүче һәм беренче мәхәббәте белән очрашуга әзерләнүче яшүсмер малай тормышы турында сөйләячәк. 

Сезне акциядә катнашырга һәм, ФИО (тулысынча), яше турында мәгълүматны library-zam@mail.ru электрон почтасына җибәреп, 6 апрельгә кадәр теркәлү үтәргә чакырабыз. 

Диктант ГЭС, Х. Ямашев исемендәге бульвары, 4/14А йорты адресы буенча үтәчәк.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-29.

Акция Республика буенча барлык шәһәр һәм районнарда меңнән артык мәйданчыкта узачак. 30 мартта проектның рәсми сайтында «Тоталь диктант – 2022»гә теркәлү башлана. Монда Татарстан Республикасының теләсә кайсы торак пунктында язу өчен уңайлы мәйданчыкны сайларга була. 

Рәсми сайт https://totaldict.ru/kazan

Һәм исеңдә тот, хатасыз язу – ул мода!

Поделиться: