«Укучының мәдәни көндәлеге» бәйгесенең шәһәр этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы (6+)
Шәһәр үзәк китапханәсендә «Укучының мәдәни көндәлеге» бәйгесенең шәһәр этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйрәм кунаклары – барысы да яратып карый торган «Фиксики» мультфильмы геройлары: Нолик һәм Симка залда утыручылар белән интерактив музыкаль минут һәм Фиксикларга багышлау уздырды. Һәр елдагыча дипломнар һәм бүләкләрне тантаналы рәвештә директор Венера Марсил кызы Гайнуллина тапшырды. Барлык җиңүчеләргә шәһәребезнең мәдәният учреждениеләренә чакыру билетлары бүләк ителде. |