«Ялкын» стеласын ачу тантанасы (6+)

11 сентябрьдә Ватаныбызны саклап көрәшкәннәр истәлеген мәңгеләштерү өчен һәм илебезне саклаучылар хөрмәтенә йорт ишегалдында «43-комплекс» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә 16 нчы санлы китапханә тарафыннан  «Ялкын» стеласын ачу тантанасы оештырылды һәм үткәрелде. Очрашуда Башкарма комитетның Үзәк районы администрациясе башлыгы Хәбибуллин Ф.Ф. сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. 

20260911_101422
IMG_20260911_100142
IMG_20260911_100233
IMG_20260911_100630
IMG_20260911_101001
IMG_20260911_101048
IMG_20260911_101515
IMG_20260911_101900
IMG_20260911_102054

Чара барышында «Күңелле умарта» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм китапханә хезмәткәрләре башкаруында якты сагыш һәм Ватанны саклаучыларга рәхмәт белән тулы шигырьләр һәм җырлар яңгырады. «43-комплекс» җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Сухарева Н.И. тантана вакытында махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм җыю эше буенча волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырды. Стеланы ачу тантанасы  «Һәрвакыт булсын кояш» җырын башкару белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: