Казанда «Балалар ел китапханәсе-2021» республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы узды

26 ноябрьдә Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре  Каюмова Регина Нурфаяз кызы – балалар белән эш буенча директор урынбасары һәм Недопекина Ольга Ивановна – Үзәк балалар китапханәсе мөдире «Балалар ел китапханәсе-2021» һәм «Елның балалар китапханәчесе-2021» республика һөнәри бәйгесе нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасында катнашты.

Церемония награждения
1
2
3
4

Тантаналы чара Татарстанның табигый тарих музее – «Казан Кирмәне» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы»нда узды. Анда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Фәйзрахманов Айрат Шамил улы, «Республика балалар китапханәсе» директоры Мөхәммәтгәрәева Ирина Дамир кызы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Шәрәпова Йолдыз Әдип кызы һәм Татарстанның муниципаль оешмаларыннан конкурсантлар катнашты. 

2021 елның 1 маеннан 1 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында 19 кеше катнашында «Балалар ел китапханәсе – 2021» һөнәри осталык бәйгесе һәм 10 балалар китапханәчесе катнашында «Елның балалар китапханәчесе – 2021» һөнәри осталык бәйгеләре үтте. Бәйгеләрне гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ә оештыручы – «Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУ.

Үзәк балалар китапханәсенә «Балалар ел китапханәсе – 2021» республика бәйгесендә катнашкан өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: