Тормыш яме – хатын-кызда! (18+)

12 нче санлы китапханә 5 мартта  Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан китап укучылар өчен «Тормыш яме – хатын-кызда!» дип исемләнгән  бәйрәм чарасы үткәрде.

тормыш
Фото2
Фото 1
фото5
фото4
Фото 4

Бәйрәм барышында китапханә хезмәткәрләре чарага килгән кунакларны шушы матур бәйрәм белән котлады, бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, татар шагыйрьләренең әниләргә багышланган шигырьләрен укыды, төрле кызыклы бәйгеләр уздырды. Кичәдә катнашучылар төрле шаян сорауларга җавап бирделәр, уеннарда катнаштылар, бишек җырлары җырладылар. Китапханәбезнең даими укучысы Гөлфия Насыйбуллина «Исламда – хатын-кыз әхлагы» турында чыгыш ясады, китапханәче Сөмбелә Фәхретдинова исә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» китабына күзәтү ясады.
Әдәби кичә бик күңелле үтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: