Интернетка бәйлелек – хәзерге заман җәмгыяте проблемасы (12+)

4 апрельдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья Интернет көне алдыннан 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Интернетка бәйлелек – хәзерге заман җәмгыяте проблемасы» дигән темага дискуссия уздырды. 

13
13 ф. 03.04.2023 тин-ич Интернет зависимость 1
13 ф. 03.04.2023 тин-ич Интернет зависимость 2

Хәзерге вакытта интернет-бәйлелек җитди проблемага әйләнде. Уртача һәр укучы интернет челтәрендә көненә өч сәгатьтән артык вакытын уздыра. Һәм бу вакытны уку буенча биремнәрне үтәүгә генә түгел, күп өлешен видео (TikTok), рилслар карау һәм аралашуга бирә.
Укучылар актив рәвештә үз фикерләрен белдерде. Чара барышында Интернетның уңай һәм тискәре якларын ачыкладылар. Иң мөһим минусларның берсе буларак кулланучының шәхси мәгълүматларын башкалар күрә алу икәнен билгеләп үттеләр. Сайтлар белән эшләгәндә ничек хаталар булдырмаска, мошенник белән очрашканда, әлеге кыен хәлдән ничек чыгарга икәнен балалар «Мәктәп укучыларының Интернет челтәрендә куркынычсызлыгы» дигән роликны карап белделәр.
Шунысы куандыра, укучылар төрле түгәрәк һәм секцияләрдә шөгыльләнә, буш вакытларын саф һавада уздыра һәм дуслары белән офлайн аралаша. 
Очрашуның нәтиҗәсе: интернет көнкүреш тормышның һәм белем бирүнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде, әмма үзең эшли торган мәгълүмат һәм Интернетта уздырган вакытка карата игътибарлы булырга, акыл белән карарга кирәк. Шулай ук яңа белемнәр, күнекмәләр һәм чынбарлык тормышта аралашу өчен вакыт табарга кирәк.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: