«Террорчылык – җәмгыятькә янау»: мәгълүмат сәгате (12+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган мәгълүмат сәгате уздырды.

терроризм
IMG-20210908-WA0005
IMG-20210908-WA0006

Чара террорчылыкның кешелек өчен глобаль проблемага әверелүе, аның массакүләм кешеләр корбаннарына һәм кире кайтара алмаслык материаль һәм рухи кыйммәтләрне юкка чыгаруга китерүе, аның физик кына түгел, ә күп еллар кешеләрне газаплаучы психологик яралар барлыкка китерүе турында сөйләүдән башланды. Балалар террорчылыкның килеп чыгу тарихы һәм соңгы ун елда булган куркыныч терактлар, шул исәптән 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәрендә килеп чыккан фаҗига турында белде. «Бесландагы теракт корбаннары истәлегенә» презентациясе, «Террорчылыкка – юк!», «Эх, яшисе килә» видеоязмалары күрсәтелде. Китапханәче терактлар вакытында, урамда, җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. 
Чара азагында террорчылык актлары корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: