«Әфганстан сугышы – тере хәтер» («Живая память Афганистана») Тематик кичә (12+)

15 февральдә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен Әфганстан җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел булуга багышланган «Әфганстан сугышы – тере хәтер» исемле тематик кичә уздырды.

IMG_0071
IMG_0064
IMG_0048

Алып баручы Әфган сугышының катлаулы тарихы белән таныштырды, әлеге сугыш вакыйгаларында катнашкан солдатларыбызның батырлыгы, ныклыгы турында сөйләде. Бернигә дә карамый, алар үзләренең гражданлык бурычын намус белән үтәгән, ахырга кадәр антларына хыянәт итмәгән. Әфганчы сугышчылар истәлегенә укучылар бергәләп «Пацаны» җырын башкарды һәм күңелне тетрәндергеч шигырьләр укыды. «Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару» видеоязмасы укучыларда аерым бер кызыксыну уятты.

Чара барышында күрсәтелгән электрон презентация шулай ук беркемне дә битараф калдырмады. Әфганстан сугышы фаҗигасе Яр Чаллы шәһәрен дә әйләнеп узмаган. Шәһәребездәге «Ватан сугышчыларына» мемориалы да юктан гына барлыкка килмәгән.

Чара азагында китапханәче «Әфганстан соңгы адымында туктап калды» тематик күргәзмәсе белән таныштырды. Кичә югары патриотик рухта узды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: