«Эшче һөнәрләргә – дан һәм хөрмәт» Тематик кичә (12+)

Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннан, 2 мартта уртанчы сыйныф укучылары өчен Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Эшче һөнәрләргә – дан һәм хөрмәт» дип исемләнгән тематик кичә уздырды.

DSCN2021
DSCN2042
DSCN2040
DSCN2035
DSCN2032

Һөнәрләр дөньясы бик күптөрле һәм җаваплылык сорый, шунлыктан һөнәр сайлау турында мәктәп елларыннан ук уйлана башлау зарур. Яраткан эше белән шөгыльләнүче, һөнәрен дөрес сайлаган кеше, әлбәттә, бәхетле.

Чара барышында укучылар хезмәт кешеләре һәм төрле һөнәрләр турында шигырьләр сөйләде. Балаларның әти-әниләре арасыннан санлы программа белән идарә итү операторы һәм штукатурлаучы-буяучы үз һөнәрләре турында мавыктыргыч итеп чыгыш ясады. Кунаклар һөнәрне үзләштерү юллары, әлеге белгечлек буенча һөнәри белем-күнекмәләрнең ни дәрәҗәдә һәм күпме кирәк булуы хакында бәян итте. Укучылар аларны кызыксынып, игътибар белән тыңлап утырды һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Чара кунаклары яраткан эшләре турында сөйләп кенә калмады, балаларга да киләчәктә үз урыннарын табарга дигән теләкләрен җиткерде. Чарага «Дөньяда һөнәрләр аз түгел» исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларга күзәтү ясалды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: