«Дуслык булган җирдә дөнья якты» тематик кичәсе (6+)
6
Декабрь 2017
Чәршәмбе
5 нче декабрь көнне 23 нче номерлы китапханәдә инвалидлар декадасы кысаларында, 69 нчы номерлы коррекция мәктәбе укучылары өчен «Дуслык булган җирдә дөнья якты» дип исемләнгән тематик кичә узды. Кичә уен рәвешендә оештырылган иде. Балалар төрле тукталышлар аша дуслык иленә сәяхәт кылдылар: мәкалләр белән таныштылар, бәйге һәм уеннарда катнаштылар, шигырләр, җырлар тыңладылар. Кичә ахырында кунаклар чын дуслыкка хас сыйфатлар язылган таҗлардан чәчкә җыйдылар. Кичәнең иганәчеләре – ТОС «УЮТ» әгъзалары балаларга күчтәнәчләр алып килгән иде. |