«Хәтта вакыт тузаннары бу датаны сузып тора алмый» («Даже пылью времени затянуть эту дату нельзя») Тематик кичә (6+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең уку залы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге хезмәткәрләре өчен,  «Хәтта вакыт тузаннары бу датаны сузып тора алмый» («Даже пылью времени затянуть эту дату нельзя») исемле тематик кичәләр уздырды. Чаралар Ленинград каласын фашист блокадасыннан азат итүгә 75 ел булуга багышланды.

257904251_75828
1
250822468_411797 (1)
IMG_0346 (1)

Бу Ленинград блокадасы, олылар һәм балаларның башыннан кичкәннәре, югалту ачысын татыган ленинградлылар турында, аларның җиңүгә ышаныч белән яшәүләре хакында искә төшерү өчен бер мөмкинлек булды. Кичә бик күп документлар һәм архив видеоматериаллары кулланып әзерләнгән, кайбер слайдларында ленинград Левитаны буларак танылган диктор Михаил Миланед тавышы белән сөйләнүче презентация белән үрелеп барды.

Очрашуга килгән кунаклар блокадада калган Ленинград музеена виртуаль эсккурсиягә барып кайтты, блокада мәчесе һәйкәлен күрде…  Катнашучылар һәлак булучыларны метроном тавышы астында бер минутлык тынлык белән искә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: