Татар китапханәсендә «Үткән гомерем бер мизгел» дип исемләнгән кичә узды (18+)

4
3
1

5 нче октябрьдә 12 нче татар китапханәсендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Үткән гомерем бер мизгел» дип аталган чара оештырылды. Әлеге чарада өлкән яшьтәге китап укучылар катнашты. Кичәне башлап җибәргән китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады. Өлкәннәр соравы буенча кичә исламның биш баганасының берсе булган хаҗ кылуга багышланган иде. Кичәдә хаҗ кылуның мөһимлеге, аның фазыйләте һәм адәм баласына китергән рухи файдалары турында сөйләнде, хаҗ маршруты буенча әзерләнгән электрон презентация күрсәтелде. Китапханәче кичәгә килүче өлкәннәрне Зөһрә Сәхәбиеваның «Пәйгамбәрләр эзенә тамды яшьләрем…», Айдар Хәлимнең «Кешелек Исламга кайтачак», Фәүзия Бәйрәмованың «Хаҗ көндәлеге» китаплары, Рәзинә Мөхиярнең «Мәйдан» журналында басылган «Ике елдан соң… хаҗ хатирәләре» исемле язмасы белән таныштырды. Аудиоязмадан Зөһрә Сәхәбиева башкаруында мөнәҗәтләр тыңланды. Чәй өстәле артында хаҗияләр изге хаҗ кылу җирлегендәге кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашты. Кичәдән өлкәннәр рухи азык алып, канәгать булып таралышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: