«Онытырга хакыбыз юк» тематик кичәсе (12+)

5 майда 23 нче санлы китапханә укучылар өчен «Онытырга хакыбыз юк» дигән тематик кичә уздырды.
Һәр халыкның, һәр илнең милләтне берләштерүче, ата-бабаларның фидакарь батырлыклары өчен горурлык хисен белдерүче, батырлык символы булган үз төп бәйрәме бар. Безнең ил өчен шундый бәйрәм – ул Җиңү көне. Фашизмны җиңгән ил өчен әлеге дата үзгә бер мәгънәгә ия. Әрнү һәм хәтер, фаҗига һәм бөеклек, кайгы һәм шатлык… Болар барысы да — безнең Җиңү!

1. 23ф. Тематический вечер «Забыть мы не имеем право» (12 )
2. 23ф. Тематический вечер «Забыть мы не имеем право» (12 )

Балалар китапханәче белән берлектә совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүгә таба үткән озын юлын искә төшерде, катнашучылар өчен сугыш башлану һәм безнең геройларыбыз батырлыгы турында видеоматериаллар тәкъдим ителде. Китапханәче геройлык могҗизалары һәм туган җиребезне фашистлардан саклаган кешеләрнең кыюлыгы турында сөйләде, аннан соң барысы бергә фронтовик-шагыйрьләр Твардовский А., Симонов К. һ.б.ларның шигырьләрен укыдылар.
Чара вакытында яңгыраган сугыш җырлары һәм кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ачып салучы, үз көчләрен һәм гомерләрен жәлләмичә, рәхимсез сугышларда батырларча һәм артка чигенмичә дошманны җиңүгә үзеннән өлеш керткән кешеләр турында бәян итүче әдәбияттан торган «Сугыш китаплары эшелоны» дигән китап күргәзмәсе балаларда зур кызыксыну уятты. 
Чара «Җиңү көне» җырын башкару белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: