«Яшьлек рецепты»: тематик кичә (18+)
14 апрель көнне 3 нче санлы китапханәдә Сәламәтлек көненә багышланган «Яшьлек рецепты» дигән тематик кичә узды. Чарага китапханәнең даими кунаклары – «Ялкын» өлкән буын клубы әгъзалары җыелды. Чара кунаклары вакыт сынауларын узган һәм соңгы фәнни тикшеренүләр белән расланган төп сәламәтлек серләре белән танышты: бу сәламәт йокы, дөрес туклану, физик активлык, стресс кичермәү һәм, әлбәттә, юмор хисе булу. Чарага килүчеләр әдәби викторина сорауларына җавап бирде, «Синең сәламәтлек» психологик тестында катнашты һәм дөрес туклануга, физик активлыкка, чыныгуга, авыруларны кисәтүгә үз мөнәсәбәтен белдерде. Клубка йөрүче Хәбибуллина Нәкыя һәм Шәйхетдинов Әфтах сәламәт яшәү рәвеше турында үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыды. |