«Гаилә кулчатыры астында» тематик кичәсе (12+)

 15 майда дөньяның күп кенә илләре Халыкара гаилә көнен билгеләп үтә. Гаилә – безнең һәрбересе өчен тормышта иң мөһим нәрсә. Гаилә – ул без ярата торган, без үрнәк ала торган, без кайгырта торган якын кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без яратырга, җаваплылыкка, кайгырту һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Җир йөзендә бәхетле һәм тату гаиләдән дә ныграк бәйләнеш юк. Ул яңа тормыш башы, нәсел дәвасы, гореф-гадәтләрне саклау.

IMG_20260515_130112_942
IMG_20260515_125907_248
IMG_20260515_161325

15 май көнне 1 нче санлы китапханә «Гаилә кулчатыры астында» дигән тематик кичә үткәрде. Туганнарны һәм якыннарны берләштерүче яхшы гореф-гадәтләрне үтәү һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр. Гаилә турында шигырьләр укыдылар һәм җырлар җырладылар, гаиләнең әһәмияте турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшерделәр. Катнашучылар гаилә бәхете серләре, үз гаилә тарихлары белән уртаклашты. 
Шулай ук бу көнне «Подросток» яшьләр үзәге белән берлектә интерактив мәйданчык оештырылды. Паркка килүчеләр өчен гаилә кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә багышланган «Гаилә – күңел хәзинәләре» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү уздырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: