«Гуманчы. Галим. Гражданин»: тематик кичә (12+)

19 май көнне 6 нчы санлы китапханәдә галим һәм академик Андрей Дмитриевич Сахаровка багышланган чара узды. Чарага килүчеләр әлеге бөек кешенең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән танышты. Дәүләт дәрәҗәсендәге серләргә катнашы булу, яшерен режимда эшләү, сөргендә үткән җиде ел – болар барысы да үзе белән совет чорын алып киткән академик Сахаров тормышының битләре.

Балалар зур кызыксыну белән кеше хокуклары өчен көрәшче тарихын тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм фикерләре белән уртаклашты. А. Градский, Е. Евтушенко кебек шагыйрьләр А.Д. Сахаровка шигырьләр багышлады. Чара Б. Окуджаваның «Памяти А. Сахарова» шигыре белән тәмамланды.  

Поделиться: