26 апрель – бар татар халкы өчен истәлекле көн. Бүген Татарстан һәм Россия татарлары Габдулла Тукайның тууына 138 ел булуны билгеләп үтә. Тукай татар халкының иң яраткан шагыйре һәм татар тарихында аерым бер урын алып тора, рухи үсештә, әдәбиятта, мәдәнияттә үзе бер чорны аңлата, шунлыктан халык хәтерендә мәңге онытылмый.