«Гаиләдән нәселгә һәм халыкка сукмак» тематик сәгате (16+)

15 майда дөньяда Халыкара гаилә көне бәйрәм ителә. Бүген чарада катнашучыларга кызыклы тема – буыннар бәйләнеше өчен гаилә, нәсел, нәсел агачы темасы тәкъдим ителде.
Һәр гаиләнең тарихы кызыклы һәм илебез тарихының бер өлеше булып тора. 

паороыпоры
13 ф. 15.05.24. Семья фото 1
13 ф. 15.05.24. Семья фото 2

Халык сүзләре белән: «Тамырсыз агач юк, нәселсез кеше юк». Бүген күп кешеләрне үз нәсел шәҗәрәсен ясау идеясе кызыксындыра, бу милләтне, халыкны, илебез тарихын саклау өчен кирәк. Үз нәсел агачыңны өйрәнү — ул үзбилгеләнү һәм үз-үзеңне танып белү. Ул кешегә көч һәм тормышны яңача тою хисе бирә. Һәм бездән соң булган киләчәк өчен өстәмә җаваплылык өсти.
Китапханәче «генеалогия» фәне, аның барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында сөйләде, нәсел агачын төзү өчен махсус онлайн-сервислар белән таныштырды, әлеге юнәлештә үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. 
Катнашучылар шулай ук нәсел шәҗәрәсен төзү буенча үз тәҗрибәләре, гаиләләренең тарихыннан истәлекләр белән уртаклашты һәм нәсел горурлыклары турында сөйләде. Очрашу күңелле һәм файдалы узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: