«Ул очар өчен яшәде» тематик сәгате (6+)

Бөек космонавт, Советлар Союзы Герое, очучы Юрий Алексеевич Гагаринның тууына 90 ел тулуга багышланган чара 14 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен үткәрелде. Юрий Алексеевич Гагарин – легендар шәхес. Аның исеме мәңгегә космик эпоха, йолдызлар киңлеген яулау эрасы белән бәйләнгән. 1961 елның 12 апрелендә Ю.А. Гагарин «Восток-1» космик кораблендә тарихи очыш башкара. Китапханәче кешенең космоска беренче очышының бөтен дөнья өчен әһәмияте, булачак космик киңлекләрне яулаучының балачак һәм яшьлек еллары, максатчан яшь егетнең зур тырышлыклар куеп үз хыялына ирешүе һәм космонавт булуы турында сөйләде.   

мстптмстсмтмт
фото Гагарин
фото Гагарин1

«Кешенең космоска беренче очышы» дигән документаль хроникасын карау аеруча зур кызыксыну уятты. Шулай ук балалар «Ул: «Киттек!» диде» презентациясен карады һәм «Знаете, каким он парнем был» (Н. Добронравов һәм А. Пахмутова) җырын тыңлады. Юрий Гагаринның исеме космик эра символына, батырлык һәм геройлык, үз халкыңа тугрылык символына әйләнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: