«Таң калдыргыч образ, күркәм образ» тематик сәгать (16+)
Гасырдан гасырларга хатын-кызлар шагыйрьләрне, музыкантларны бөек сәнгать әсәрләре тудыруга илһамландырган. Портрет сәнгатендә ясалган матур ханымнар образлары үзендә рухи сыйфатлар һәм тышкы кыяфәтнең гармоник берлегендә шигъри идеал булдыра. Очрашу барышында Ф. Рокотов, В. Боровиковский, К. Брюллов, И. Крамской, К. Сомов, М. Врубель, В. Борисов-Мусатов, К. Васильевлар тудырган хатын-кыз портретлары күрсәтелде. Рәссамнар тудырган образлар шулкадәр күз явын алырлык матур, җәлеп иткеч серле, хәтта шагыйрьләр өчен илһам чыганагына әйләнгәннәр. Николай Заболоцкий «Портрету А. П. Струйской» шигырен – Рокотов эшенә, ә Яков Полонский — «Портрету М. И. Лопухиной» әсәрен Боровиковский эшенә багышлый. Матур рәсемнәр полотносын булдыру турында чыгыш А. С. Пушкин, Вс. Рождественский, В. Набоков, В.С. Соловьев, К. Васильев шигырьләре һәм рус композиторларының музыкаль әсәрләре белән үрелеп барды. |