«Сәламәтлек турында китаплардан беләбез» тематик сәгате (6+)

5 ноябрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе яшь укучылар өчен «Сәламәтлек турында китаплардан беләбез» дигән тематик сәгать уздырды.

(1)image 03-20-2
(2)IMG_1431
(3)IMG_1433
(4)IMG_1435

Балалар «Сәламәтлек иле» буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Кызыклы уен формасында китапханәче сәламәт тормыш рәвеше серләре белән уртаклашты, спортның файдасы һәм көн режимын үтәүнең әһәмияте турында сөйләде. «Яхшы сәламәтлек серләре!» китап күргәзмәсе балаларга дөрес туклану, үләннәрнең дәвалау үзлекләре, физкультура белән шөгыльләнү һәм сәламәтлекне озак еллар буе саклау ысуллары турында кызыклы китаплар дөньясын ачты. Чара «Күнегүләра», «Хуш исле сабын» һәм «Хәерле иртә» дигән күңелле бәйгеләр белән дәвам итте һәм «Про бегемота, который боялся прививок» танып белү мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: