«Фән безнең тормышта» тематик сәгать (6+)

27 февраль көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен Татарстан Республикасында игълан ителгән Фән һәм технологияләр елы кысаларында әзерләнгән «Фән безнең тормышта» дигән тематик сәгать узды. Балалар фән төшенчәсе, аның нәрсәгә кирәк булуы, кайда һәм ничек кулланылуы турында белде.
Укучылар Татарстан Республикасында төрле елларда үз идеяләре өстендә эшләгән галимнәрнең фәнни ачышлары белән танышты. 

пвтияитяф
IMG_7351
IMG_7353
IMG_7355
IMG_20240227_122127_849
IMG_20240227_122502_338

«Бөек фәнни ачышлар» презентациясен карап, яшь китап сөючеләр кешелек тормышын үзгәрткән фән һәм кызыклы уйлап табулар дөньясына кереп чумды. Тематик сәгатьтә катнашучылар «Фән турында күп беләсезме?» викторинасы сорауларына җавап бирде.  Укучыларда балалар уйлап тапкан, безнең тормышта куланылучы һәм инде гадәти әйбергә әйләнгән ачышлар турында мәгълүмат аеруча зур кызыксыну уятты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: