«Тарихыбызның героик битләре» тематик сәгате (16+)

23 май көнне 5 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен «Тарихыбызның героик битләре» дигән тематик сәгать узды. Китапханәгә килүчеләр халык хәтерендә сакланучы һәм буыннан-буынга тапшырылып килүче вакыйгалар, даталар, кеше исемнәре белән таныша алды. Тарих битләрен ачып, балалар алып баручы белән бергә Бөек Ватан сугышының 1941 елгы башыннан һәм 1945 елның язында җиңү салютына кадәр елъязмасын күзәтә алды. Тематик сәгать вакытында яшь буын вәкилләре сугышның Татарстан халкы җилкәсенә нинди авыр йөк булып тәшүе, һәм Республикада яшәүчеләрнең үз хезмәтләре белән кырларда, заводларда һәм фабрикаларда ярдәм итеп, никадәр бәяләп бетергесез өлеш кертүе турында белде. Республика сугыш техникасы, артиллерия снарядлары өчен гильзалар, тире эшләнмәләре, яралы сугышчылар өчен дарулар җитештерүнең иң эре үзәкләренең берсенә әйләнә. Әзерләнгән мультимедиалы презентация һәм шул елларның кинохроникасы кадрларын карап, балалар 1418 көн һәм төн дәвамында Бөек Җиңүгә юлның ничек озак һәм авыр булуын күрде. 

IMG-20250523-WA0061
IMG-20250523-WA0067
IMG-20250523-WA0069
IMG-20250523-WA0072
IMG-20250523-WA0074

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: