«Тарихыбызның героик битләре» тематик сәгате (12+)

7 май көнне 5 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Тарихыбызның героик битләре» дигән тематик сәгать үтте. Җиңү көне алдыннан китапханәгә килүчеләр халык хәтерендә сакланучы һәм буыннан-буынга күчеп килүче вакыйгалар, даталар, кеше исемнәре белән таныша алды. Алып баручы белән бергә тарих битләрен ачып, балалар Бөек Ватан сугышының 1941 елда башланган көненнән 1945 елның язында җиңү салютына кадәр елъязмасын күзәтә алды. 

порореоеко
IMG_8247
IMG_8282
IMG_8307
IMG_8309
IMG_8312

Тематик сәгать вакытында яшь буын вәкилләре Татарстан халкы җилкәсенә сугышның нинди зур авыр сынау булып төшүе һәм Республикада яшәүчеләрнең кырларда, завод һәм фабрикаларда хезмәт куеп ярдәм итүләре белән никадәр зур өлеш кертүләре турында белде. Республика иң эре сугыш техникасы, артиллерия снарядлары өчен гильзалар, бомбардировщиклар, йон әйберләр, яралы сугышчылар өчен дарулар җитештерү үзәкләренең берсенә әйләнә. Мультимедиалы презентациянең видеоларын һәм шул елларның кинохроникасыннан кадрларны карап, балалар 1418 көн һәм төнгә сузылган Бөек Җиңүгә юлның никадәр озын һәм катлаулы булуын күрде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: