«Тынычлык һәм татулык юлы» тематик сәгате (6+)

28 октябрьдә 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Biblio-каникуллар» проектын тормышка ашыру кысаларында, көзге каникуллар көннәрендә «Тынычлык һәм татулык юлы» дигән тематик сәгать уздырды.

(1)IMG_1132
(2)IMG_1129
(4)IMG_1137
(3)IMG_1134

Очрашу безнең заманда тынычлык һәм татулыкның никадәр мөһимлеге турында әңгәмәдән башланды. Китапханәче яшь тыңлаучыларга халыкларның күптөрлелеге, аларның уникаль мәдәниятләре, үзенчәлекле гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләде. Дөньяга карашы башка булган һәм башка мәдәнияткә караган халыкларга карата хөрмәт һәм сабырлык кирәклегенә аерым игътибар бирелде. Балалар милли киемнәргә, ризыкларга һәм төрле илләрнең сәнгатенә багышланган танып белү викторинасында актив катнашты.
Чара азагында дуслык турында «Трям! Здравствуйте!» дигән гыйбрәтле мультфильм карадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: