«Әдәплелек нигә мөһим?»: тематик уен (12+)

Һәрберебез җәмгыятьтә аның бер өлеше буларак яшәвен исәпкә алсак, без барыбыз да андагы үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм нормаларны үтәргә тиешбез. Әдәп кагыйдәләрен белү кешегә үзен җәмәгать урыннарында дөрес тотарга, аралашканда яхшы тәэсир калдырырга мөмкинлек бирә. 11 нче санлы китапханәдә узган чираттагы чара әлеге темага багышланды. 

15 апрель көнне китапханәнең уку залында яшүсмерләр өчен «Әдәплелек нигә мөһим?» дип аталган тематик уен үткәрелде. Чара башында «этикет» төшенчәсе, озак вакытлар дәвамында аның ничек үсүе турында сүз барды. Балалар төрле заманнарда һәм төрле халыкларда нинди әдәплелек нормалары булуы турында белде, һәм шулай ук хәзерге заман җәмгыятендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерде.

Шуннан соң балалар мавыктыргыч уен уйнады, кызыксынып һәм илһамланып бәйгедә катнашты, шулай ук, мәктәптә, җәмәгать транспортында, кунакта, телефоннан сөйләшкәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган викторина сорауларына җавап биреп, теманы яхшы белүләрен күрсәтте.  
Балалар әдәплелек кагыйдәләре турындагы китаплардан торган «Әдәплелек нигезләре һәм аралашу осталыгы» дигән күргәзмә белән танышты.

Чара азагында китапханәче яшүсмерләргә киләчәктә дәрестә алган белемнәрен тормышта куллануларын теләде һәм изгелек, яхшылык аз булган шартларда кешеләргә карата ачык булырга, мәрхәмәтлелек һәм эчкерсезлек турында онытмаска кирәклеген ассызыклады. 

Поделиться: