«Хыялымдагы китапханә» тематик дискуссия (6+)
29
Май 2024
Чәршәмбе
27 май көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Китапханәләр көне уңаеннан үсеп килүче буын белән «Хыялымдагы китапханә» дигән темага дискуссия уздырды. Чара «Киләчәк китапханәсе» презентациясен карау белән башланды. Анда балалар беренче китапханәләрнең барлыкка килү тарихы, аларның иң гадәти булмаганнары белән танышты. Шулай ук Татарстан Республикасының Милли китапханәсе турында мәгълүмат алдылар. «Аз гына барысы турында да» интеллектуаль викторинасы уздырылды. Балалар бик теләп аның барлык турларында да катнашты. Дискуссия тәмам, әмма китапханә ишекләре һәркем өчен һәрвакыт ачык. |