Чаллыда һәм Финляндиядә яшәүче татарлар телекүпер аша аралашты (12+)

15 декабрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсе Zoom платформасында Чаллы шәһәре һәм Финляндиянең татар яшьләре арасында «Китап укучы яшьләр – милләтнең киләчәге» дигән телекүпер оештырды. 
Укучылар белән туры элемтәгә фәлсәфә фәннәре докторы, ислам һәм Финляндия татарлары тарихы турында китаплар сериясе, күпсанлы мәкаләләр авторы Рамил хәзрәт Беляев чыкты.

ТЕЛЕМОСТ
IMG_0416
IMG_0423
IMG_0419
IMG_0420
IMG_0432
IMG_0433
IMG_0443
IMG_0445

Ул татар диаспорасы тормышы, милли тәңгәллекне саклау ысуллары, ватандашларыбызның 130 ел буе Финляндиядә яшәү дәверендә дин, тел һәм мәдәниятне үзгәртмичә саклап килүләре турында сөйләде. Бердәмлекне саклау, дус-тату, ярдәмләшеп яшәү өчен Финляндия татарлары үз җәмгыятьләрен оештырган. Ул яшьләрне телгә һәм дин нигезләренә өйрәтү, китаплар бастырып чыгару белән шөгыльләнә, башка илләрдәге татар оешмалары һәм җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәдә тора. 

Очрашу кысаларында Рамил Беляев үзенең әлеге скандинавия илендә яшәүче татарларның тарихы һәм язмышы турында язылган «Финляндия татарлары» китабын тәкъдим итте. Автор китапка кергән, моңарчы бер җирдә дә басылып чыкмаган архив документлары, фотосурәтләр һәм дескриптив материаллар белән уртаклашты. Китапның бер өлеше фин татарларының, аз булуларына карамастан, үз туган телләрен һәм диннәрен саклап кала алуларын анализлауга багышланган. 

Очрашуда «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газета редакцияләре вәкилләре, шәһәребез язучылары һәм яшьләре катнашты. Алар гаиләдә балаларны тәрбияләү өлкәсендә милли гореф-гадәтләрне куллануга кагылышлы сорауларын бирде. Шулай ук очрашуның кунагы Финляндиядә яшәүче яшьләр татар телендә китап укыймы, җәмгыятьләр каршында мәктәпләр бармы һәм анда ниләр укыталар, нинди милли ризыкларны яратасыз һ.б. дигән сорауларга җавап бирде. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: