«Телебез татлы – йөзебез якты» интеллектуаль уены (6+)
19
Февраль 2019
Сишәмбе
19 февраль көнне 12 нче санлы татар китапханәсе, «Мирас» клубы кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары өчен 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Телебез татлы – йөзебез якты» интеллектуаль уенын уздырды. Китапханәче татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Кичәдә «Йолдызлы сәгать» дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды. Китапханәче балалар белән бергә «Туган телем – татар теле» исемле күргәзмәгә күзәтү ясады. Чара барышында укучылар туган тел турында шигырьләр укыдылар. Соңыннан туган телебез, хәзерге заман шартларында аны саклап калу һәм алга таба да үстерү хакында фикерләштеләр. |