Тел язмышы – милләт язмышы (16+)

14 февральдә 12 нче санлы китапханәдә  Халыкара туган тел көне уңаеннан Чаллы педагогия көллияте студентлары өчен «Тел язмышы – милләт язмышы» дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды.

тел язмышы 4
тел язмышы 3
тел язмышы 2
тел язмышы 1

Чараның кунагы итеп язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова чакырылган иде. Тел турында сөйләшү – милләт язмышы турында сөйләшү ул. Республикабызда икенче дәүләт теле  буларак кабул ителгән татар теленең киләчәге бүгенге көндә нинди хәлдә соң?  Телебез белән ни булып бетәр, аның язмышы ничек хәл ителер? Язучы, тел язмышы өчен борчылып, студентларга милли телебезне кадерләп саклау, үстерү, аның матурлыгы өчен көрәшү кирәклеге турында ассызыклады. Кичәдә Дәрдмәнд, Р. Әхмәтҗанов, И. Гыйләҗевның туган телебезгә багышланган шигырьләре яңгырады. Студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Алар бу чарадан милләт язмышы үзебезнең кулларда икәнлеген аңлап таралышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: