«Ветеран» клубында театраль дебют (18+)

5 апрель көнне шәһәр Үзәк китапханәсе «Мирный» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә «Ветеран» аралашу клубында үзешчән сәнгать осталары бәйгесе уздырды. Клуб әгъзалары үзләренең сәләтләрен күрсәтте.

mde
mde
dig
bst
dig
mde

Мәртәбәле жюрига унбер катнашучы арасыннан җиңүчене сайлап алу бик авыр булды. Төп нәтиҗәне чыгарганда кичәнең махсус кунагы – клубка нигез салучы – Карпова Наталья Ивановна ярдәм итте. Сәхнәдә бу көнне бик күп җырлар, шигырьләр башкарылды, кечкенә генә театраль тамаша да тәкъдим ителде. Кичә кунаклары музыкаль номерларны, Саимә Логинова башкаруындагы азәрбайҗан халык биюен алкышларга күмде. Шулай ук Людмила Ваганова Крыловның «Карга һәм Төлке» мәсәлен артистларча оста итеп башкаруы белән тамашачыларны таң калдырды һәм, нәтиҗәдә, бәйгенең җиңүчесе булып танылды. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

Бәйгедән тыш кичәнең кунаклары клуб әгъзаларын үзләренең дәртле җырлары белән куандырды. Шулай ук клублылар «Ломо» оптика-механика заводы вәкилләрендә күзләрен бушлай тикшертә алды. Ә кичә җыр-бию, күңел ачу һәм чәй эчү белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: