Театр атналыгы. Ачылу көне (6+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең сәнгать секторы тарафыннан үткәрелүче Театр атналыгының беренче көнендә дүрт күргәзмә эшли башлады. Беренчесе – Театр елына багышланган традицион китап күргәзмәсе. Аның янында Яр Чаллы курчак театрының «Төрледән-төрле курчаклар» күргәзмә-әкиятләре урнашты. Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының балчыктан ясалган сыннар экспозициясе тамашачыларны әкият, әдәби әсәр геройлары һәм цирк артистлары белән танышырга чакыра.

-4XdkHQBbMw
AiMdbMdkRyw
-6_Qm4R0YMo
I0pENPMw_sY
axU2_XqvMBY
EVpD9k6-vt0
VVcPzHFFIEA
zx4B4mC-xWM

«Театр битлекләре» күргәзмәсе ачылыр алдыннан, аның авторы Ләйсән Салихова белән очрашу булды. Ләйсән Юлаевна ЧДПИның сәнгать-графика бүлеген тәмамлаган, бүгенге көндә Тукай районының Балалар сәнгать мәктәбендә укыта. Папье-машедан эшләнгән битлекләр белән ул мәктәп елларында ук шөгыльләнә башласа да, үз коллекциясен булдыру өстендә 2013 елда ире Айдар белән бергә эшли башлыйлар. Коллекциясендәге беренче битлек песинеке була.

Хәзерге вакытта аның коллекциясендә 200 дән артык битлек бар, алар арасында песиләр, әкият персонажлары, клоуннар, кино һәм мультфильм геройлары, япон һәм иң популяр булган, аерым бер сәнгати стильдә эшләнгән венеция битлекләре бик күп. 

Очрашуда катнашучылар экспозиция һәм рәссамнар, папье-маше техникасы белән танышты, битлекләрнең барлыкка килү һәм таралу тарихы буенча бик күп яңа мәгълүмат алды.

Барыгызны да Театр атналыгына багышланган чараларга чакырабыз!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: