Театр атналыгы. Дүртенче көн (6+)

14 февраль көнне Театр атналыгы кысаларында шәһәр Үзәк китапханәсендә өлкән сыйныф укучылары өчен «Автокала 70 нче елларда: совет театры легендаларының Яр Чаллыга гастрольләре» («Автоград 70-х: гастроли легенд советских театров в Набережных Челнах») исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Аны китапханәнең мәгълүмати-белешмә бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

Screenshot_2019-02-14-13-55-58
IMG-20190214-WA0009
IMG-20190214-WA0006
IMG-20190214-WA0005
20190214_102446
1

Чара барышында яшь китап сөючеләр шәһәребезнең 1970 нче елларда кайнаган театр тормышыннан кызыклы фактлар белән танышты. Зур автогигант төзелеше һәм аны төзүчеләрнең дәрт-дәрманы мәдәният, сәнгать һәм әдәбият өлкәсе әһелләрендә моңарчы булмаган иҗат чаткылары уята. Алар үзләренең иҗат җимешләрен КамАЗга багышлыйлар. Хезмәт кешесе һәрвакытта да иҗат итүчеләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Бүгенге көн герое кем ул, нинди ул, Кама буендагы автогигантны төзүчеме? Диас Вәлиев, Владимир Андреев, Юрий Визбор, Марк Захаров, Юрий Любимов кебек язучылар һәм күренекле театр әһелләре дә шундый сорауларга җавап эзли ул вакытта.

Чараның хөрмәтле кунаклары да театр турында сөйләде. «Ника» театр-студиясенә нигез салучы һәм режиссеры Николай Федорович Пархоменко төзелешкә килгән иҗади кешеләрнең катлаулы язмышы, шәһәрдә театр эшчәнлеге барлыкка килүнең авыр юллары хакында бәян итте.

Кичәнең яшь кунаклары үзләрен артистлар һәм җырчылар ролендә сынап карады: бер төркем тугызынчы сыйныф укучылары Юрий Визборның «КамАЗ турында баллада» җырын яңача үз куелышларында башкарып күрсәтте.

Шәһәрнең шул чор мәдәни тормышы турында да күп мәгълүмат алды укучылар. Төзелеш беренчеләренең танылган язучылар, җырчылар, актерлар һәм Мәскәү театрлары труппалары, шул исәптән «На Таганке» драма һәм комедия театры коллективы белән очрашулары – барысы да онытылмас мизгелләр булгандыр. В.Высоцкий исемендәге автор җырлары клубы әгъзасы Сергей Камчадаловка да шул театрларның спектакльләрен карарга насыйп булган. Чарада ул автор җыры мэтры белән очрашудан алган тәэсирләре турында сөйләде һәм үзе иҗат иткән җырларын башкарды.

Алдан әзерләнгән китап күргәзмәсе, КамАЗ һәм шәһәр төзелеше тарихы турындагы документаль фильмнардан өзекләр, Диас Вәлиев пьесасы буенча куелган «Сиңа тормыш бүләк итәм», Юрий Визбор һәм режиссер Марк Захаровның «XXI гасырда автокала» спектакльләре чараны тагын да кызыклырак итте һәм җанландырды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: