Театр атналыгы. Өченче көн (6+)

Шәһәр Үзәк китапханәсендә театр атналыгының кызган чоры. Өченче көн ике төрле театр дөньясына сәяхәт мизгелләре белән истә калды.

20190213_111131
20190213_110306
20190213_100707
20190213_103210
20190213_100552
20190213_105930

Яр Чаллы дәүләт курчак театры труппасы мөдире Гөлназ Нуретдинова һәм курчакчы актерлар әзерләгән һәм үткәргән интерактив спектакль яшь тамашачылар өчен чын-чынлап бер бәйрәм булды. Балаларга театрның төрле курчаклары тәкъдим ителде: планшет, бияләй, марионеткалы, таяклы курчаклар. Актерлар үзләренең бик җиңелләрдән булмаган, әмма шул ук вакытта кызыклы курчакчы һөнәре турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Чара барышында артистлар үзләренең курчак белән идарә итү осталыгы, уен-көлке, харизмасы белән балалар күңелен яулады.

Укучыларның зуррак яшьтәгеләре рәссам-декоратор Ләйсән Галимова белән бергә Яр Чаллы шәһәренең Татар драма театры дөньясы серләре белән таныша алды. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды. Катнашучылар театрның зур, бердәм командасы турында мәгълүмат алды. Спектакльне әзерләүдә һәм һәр персонаж образы өстендә режиссер, рәссам-декоратор, гример, костюмер, бутафор, тегүче һәм башка белгечләр эшләве хакында белде балалар. Ләйсән Илдар кызы декорацияләр сакланышы, аларны җыю һәм, гомумән, аларның ничек тормышка ашырылуы хакында кызыклы һәм аңлаешлы итеп сөйләде. Шулай ук ул «бутафор» сүзенең мәгънәсенә төшендерде, сәнгати муляжларның ничек барлыкка килүе турында мәгълүмат бирде.

Очрашу азагында татар халык киемен милли орнаментлар белән бизәү буенча мастер-класс узды.

Театр атналыгы дәвам итә әле…

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: