«Нәни йорт хуҗасы Кузяда кунакта» дип аталган театральләштерелгән тамаша (6+)

17.01.19 КУЗЯ (2) — копия
17.01.19 КУЗЯ (4) — копия
17.01.19 КУЗЯ — копия
17.01.19 КУЗЯ (3) — копия

17 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Нәни йорт хуҗасы Кузяда кунакта» дип аталган театральләштерелгән тамаша узды. Чара барышында балалар кечкенә йорт хуҗасы Кузя турындагы гаҗәеп әкиятнең барлыкка килү тарихы, әлеге яхшы күңелле һәм шаян әкият героеның ничек һәм каян килеп чыгуы турында белде. Кызлар һәм малайлар үзләренең уку залында курчак персонажлар – Наташа исемле кыз һәм нәни йорт хуҗасы Кузяны очратып бик куандылар. Балалар бу әкиятнең башка геройларын да искә алды, алар Кузяга матур һәм ягымлы итеп эндәште, әлеге шаян, шул ук вакытта күңелне яулаучы йорт хуҗасы турындагы әкиятнең авторы, язучы Татьяна Александровнаның иҗаты турындагы чыгышны кызыксынып тыңладылар. Шулай ук чарада кызлар һәм малайлар Кузяның яраткан уеннары «Күңелле туп», «Ку-ку, тик-так»ны уйнады, әкият героеның «тылсымлы сандыгы»ндагы табышмакларны чиште, рус халык әкиятләре геройларын искә төшерде.  Ә балалар, үз чиратында, яраткан геройларын үзләре иҗат иткән әкияти рәсемнәре белән сөендерде.

Чара «Нәни йорт хуҗасы Кузя маҗаралары» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: