«Китаплар дөньясында маҗаралы укулар» театральләштерелгән экскурсияләр (6+)

Үзәк китапханәдә февраль иртәсе гадәти булмаганча башланды. Нәни кунакларны бу көнне әкият геройлары һәм китапханәдә эшләүче апалары каршы алды. 
Китапханәгә экскурсия «Smart people» (Смарт пипл) инглиз юнәлешендәге шәхси балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен серле һәм гадәти булмаган кызыклы дөньяны ачу булды.  

аирварав
а вот и шляпник
а вы видели музей
в уютмо читальном зале
как же интересно
как много новых читателей
маша с мишей нас встречают
посидим в тишине

Китапханә хезмәткәрләре балаларны якты йөз белән каршы алды һәм китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга чакырды. Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге китапханәчесе яшь китап сөючеләргә китапханәнең ни өчен кирәк булуы турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән тыңлады. 
Китапханә кунаклары уку һәм абонемент заллары, күптөрле китап, журналлар тупланмасы, китапны куллану кагыйдәләре белән танышты, китапларны ничек сайларга һәм китапханәдә үз-үзеңне ничек тотарга, «формуляр» сүзенең нәрсә аңлатуы һәм китапханәгә ничек язылырга икәнен белде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: