Л.Кэрролның «Алиса могҗизалар илендә» әкияте мотивлары буенча «Сорауларга тылсымлы Җаваплар китабын эзләп» театральләштерелгән программасы (6+)

31 октябрьдә Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен Л.Кэрролның «Алиса могҗизалар илендә» әкияте мотивлары буенча «Сорауларга тылсымлы Җаваплар китабын эзләп» театральләштерелгән программасын уздырды.
Балалар әкият геройлары: кызыл һәм ак патшабикәләр, Алиса һәм куян, тылсымлы экран һәм эш буенча чарага килеп чыккан хат ташучы Печкин белән танышты.

Поисккнигиответов1
Поисккнигиответов4
QnizWh3c30RSLp4Hg3cD_-bsSLCfWthOTe15NsGsAHipDDR9LLMKb9hyfTDfO7rR1thkb2Ymis2EsR1WQsNa1jby

Тамаша балаларны Җирнең үзәге аша сәяхәткә алып кереп китте. Сәфәр вакытында нык арымас өчен, балаларны тыныч океанның кояшлы пляжында мавыктыргыч физкультминут; халыклар бердәмлеге турында кызыклы викторина; күңелле музыка астында биюләр һәм мультфильм көтте. Чара азагында балалар китапханә фондындагы яңа китаплар белән танышты.  
Укучылар вакытларын файдалы итеп уздырды, яхшы кәеф һәм бик күп уңай хис-кичерешләр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: