8 нче балалар китапханәсендә экскурсия узды (6+)

IMG_0003
IMG_0021
IMG_0019
IMG_0053
IMG_0050

Укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында 3 һәм 6 нче октябрь көнне 8 нче балалар китапханәсендә 21 нче урта белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучылары өчен «Монда китаплар яши» дип исемләнгән театральләштерелгән экскурсия оештырылды. Китапханәдә  балаларны «китап диңгезенең»  пиратлары Джо белән Мэлли  каршы алды. Китапханәче китап укучы дусларны китапханә кагыйдәләре белән таныштырды. Пиратлар исә  үз чиратында балалар белән төрле кызыклы уеннар уйнаттылар. Чара ахырында яшь китап сөюче дусларга «Бердәм укучы билетлары»  һәм «Укучының мәдәни көндәлеге» тапшырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: