«Кабаттан, исәнмесез!» театральләштерелгән экскурсия (0+)

25 сентябрьдә 24 нче санлы китапханә Ачык ишекләр көне кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Кабаттан, исәнмесез!» дигән театральләштерелгән экскурсия уздырды. Чара бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның юбилей елында үткәрелде.
Экскурсия башында китапханә ишеге төбендә балаларны Пушкин әкияте герое каршы алды, ул аларга алма тәкъдим итте. Бу чараның башыннан ук тылсым һәм бәйрәм атмосферасы тудырды. 

кнеорөекорөео
24ф. (2)
24ф. (3)
24ф. (4)
24ф.

Балалар өчен күзаллау сәләтен, игътибарлылыкны һәм хәтерне үстерүгә юнәлдерелгән кызыклы бәйгеләр һәм иҗади биремнәр оештырылды. Алар бик теләп Пушкин әкиятләре геройлары турында табышмакларны чиште, шагыйрьнең иҗатына багышланган викториналарда һәм уеннарда катнашты. Чараны «Пушкинның тылсымлы әкиятләр дөньясы» дигән китап күргәзмәсе тулыландырды, анда шагыйрьнең төрле әкият басмалары тәкъдим ителде. Балалар матур иллюстрацияләрне карады, Пушкинның тормыш юлы һәм иҗаты турында күбрәк белде, аның әкиятләреннән үзләренең яраткан өзекләрен сөйләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: