«Татлы моң булып…» Әдәби-музыкаль кичә (18+)

27 март көнне шәһәрнең Үзәк китапханәсендә язучы Шамил Шәйдуллинга багышланган хәтер кичәсе узды

IMG_4948
IMG_4929
IMG_4946
IMG_4956
IMG_4942
IMG_4941
IMG_4938
IMG_4931
IMG_4935
IMG_4928
IMG_4933
IMG_4960
IMG_4954
IMG_4949

Кичәнең кунаклары язучыны бик җылы хисләр белән искә алды. Яңа Чишмә районыннан килгән якташлары – авыл советы рәисе Фәһим Кәбиров, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Альмира Кәбирова, Чәтрән авылы музее директоры Шәүкәт Кәбировлар авылдашларының тормышыннан кызыклы вакыйгаларны бәян итте.

Каләмдәшләре Факил Сафин, Мансур Сафин, Лилия Фәттахова, Галиәхмәт Шаһи, Данис Хәйруллин, Сирень Якупова, Сажидә Әхмәтгалиева юбиляр язучы Ш.Шәйдуллин белән иҗади дуслыклары хакында сөйләде.

Тукай районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Ветераннар советы бүлеге рәисе, отставкадагы эчке эшләр подполковнигы Резедә Халикова үзенең хатирәләре белән уртаклашты һәм быел Эчке эшләр министрлыгының әлеге бүлегендә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган музей почмагы булдырылачагы турында хәбәр итте.

М.Щепкин исемендәге Югары театр мәктәбен тәмамлаган Разиф Дәүләтов язучының әсәрләреннән өзекләрне укыды. «Шатлык» 1 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Шамил абыйларының шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде.

Шамил Шәйдуллин – рус һәм татар телендә басылып чыккан дистәдән артык китап авторы. Язучы үзенең хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсенә таянып язган нинди дә булса җинаятьне ачуны сурәтләгән кызыклы, мавыктыргыч хикәяләре, очерклары, романнары, повестьлары белән танылган. 

Аның «Көтелмәгән очрашулар» юридик язмалары (1988), «Сөембикә шәмдәле эзеннән» романы (1992), «Кляп из ваучеров» (рус телендә, 1994), «Иблис оҗмахы» (2002) китаплары әдәби тәнкыйть тарафыннан хәзерге заман татар прозасының детектив жанрындагы иң уңышлы әсәрләре дип бәяләнә.

Кичә азагында җырчы Альберт Салихов халык җырларын башкарды. Шулай ук юбиляр язучының 2000 нче еллар башында төшерелгән шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музее фондында сакланучы видеоязмасы күрсәтелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: