ТАТАРСТАН – ТУГАН ҖИРЕБЕЗ”
19
Август 2015
Чәршәмбе
18 августта Әдәбият елы кысаларында шәһәр үзәк китапханәсендә “ТАТАРСТАН – ТУГАН ҖИРЕБЕЗ” дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды. Әлеге чара Яр Чаллы шәһәренең 85 еллыгына, ТАССР оешуына 95 ел, Татарстанның яңа дәүләтчелеге оешуга 25 ел тулуга багышланды.
Бәйрәмнең төп үзенчәлеге – җирле язучы һәм шагыйрьләрнең шигырьләр башкаруы. Бәйрәмгә Факил Сафин, Айдар Хәлим, Галиәхмәт Шаһи, Мансур Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов, Рәшит Бәшәр, Михаил Гоголев һәм башка күп кенә язучылар килгән иде.
Кичә Рафик Сабиров, Резеда Алмакаева, Илсөяр Зарипова, Зөлфия Җиһан, Люция Мостафина һәм җырчы-бардлар Елена Емалтынова, Людмила Ткачук һәм башка җырчылар башкаруында Республикабызга һәм яраткан шәһәребез Чаллыга багышланган җырлар белән бәйләнеп барды.
Биредә шагыйрьләр һәм җырчылар чыгышларыннан тыш, “Китап укучы Чаллы”, “Бай тарихлы Татарстаным”, “Шушы яктан, шушы төбәктән без” исемле фото һәм әдәби күргәзмәләр, китап алмаштырырга теләүчеләр өчен буккроссинг киштәсе эшләде, бәйге, викториналар үткәрелде. Китапханәчеләр нәни дусларыбыз өчен “Шалкан” әкиятенә курчак театры да күрсәтте. Спорт мәйданчыгында исә кул көрәше буенча дөнья чемпионнары Хәмидуллинар гаиләсе шәһәрдәшләребез арасында ярышлар оештырды.
Шулай ук бәйрәмне тамаша кылучылар арасында теләүчеләр өчен ирекле микрофон эшләде. Һәркем биредә үзләре язган яки яраткан шигырьләрен башкарды. Үзбәкстаннан үтеп барышлый безнең әдәби бәйрәмгә кергән клоун “Кукарача” үзенең чыгышлары һәркем күңеленә хуш килде.
|