Татарстан – туган ягым (0+)
27
Август 2021
Җомга
27 август көнне 17 нче санлы китапханәдә китапханәнең яшь китап сөючеләре Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан – туган ягым» дигән очрашуда катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар Татарстан республикасы символлары, туган як тарихы, башкалабыз Казан һәм республиканың башка шәһәрләрендәге күренекле урыннары белән танышты. Балаларга «Чертово городище» мультфильмы бик ошады, анда геройлар дуслары белән явыз сихергә каршы тора алды. Ә «Мавыктыргыч Татарстан» китабы балаларны «Сабантуй» уенында катнашырга чакырды. |