«Татарча диктант» белем бирү акциясе

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсе «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясен уздыру мәйданчыгы итеп билгеләнде. 
«Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам хисе тәрбияләү, татар теле белән кызыксынуны арттыру максатларында оештырылган. Акция Татарстан Республикасының «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2020–2023 еллар)» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.
Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала.  
Акциянең нигезендә — теләге булганнар өчен РФнең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта узучы ирекле түләүсез диктант. 

Акцияне уздыру вакыты
Төгәл үткәрү вакыты: 11.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән), 10-12 сентябрь, 2021 ел.
Татарстан Республикасында һәм Башкортостан Республикасында диктант 10 сентябрь көнне (җомга) уздырылачак, Россия Федерациясенең башка өлкәләрендә 11 сентябрьдә (шимбә), ә ерак һәм якын чит илләрдә 12 сентябрьдә (якшәмбе) үткәреләчәк.

Барлык теләге булганнарны «Татарча диктант» белем бирү акциясендә катнашу өчен шәһәр үзәк китапханәсенә түбәндәге адрес буенча 10 сентябрь  11. 00 сәгатьтә көтеп калабыз: Ямашев бульвары (4/14). 

Тулырак http://diktant.tatar сайтында укый аласыз. 

 

Поделиться: