«Тарих сәхифәләрен барлаганда» Тематик кичә (12+)

7 февраль көнне 12 нче санлы китапханәдә югары сыйныф укучылары өчен ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Тарих сәхифәләрен барлаганда» исемле кичә үтте.

1
2
3
4

Кичәгә танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова һәм Казан Федераль Университетының Яр Чаллы институты доценты, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гыйбадуллин чакырылган иде.

Алар укучыларга ХХ гасыр башында төрки халыклар дөньясында киң колач җәйгән милли-азатлык хәрәкәте, 1920 елның маенда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасын төзү турындагы декрет кабул ителүе турында сөйләде. Шәһәребезнең танылган тарих белгечләре чыгыш ясавы чараны җанландырды. Үз чиратында, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды.

Тарихи яктан зур әһәмияткә ия, мәгълүматларга бай булган әлеге очрашу балалар өчен дә, китапханә хезмәткәрләре өчен дә бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: