«Яшь булганда биеп кал» бию батлы (12+)

16 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә «Яшь булганда биеп кал» дигән бию батлы үтте.
Чара башында китапханә хезмәткәрләре биюнең ритуал буларак башкарылган иң борынгы заманнардан башлап тарихын сөйләде. Катнашучылар Борынгы Греция биюләре, аның символы сиртаки – сугышчылар биегән борынгы биюнең әкрен һәм тиз версияләре кушылмасы булуы; Россиянең элекке заманнарда «хоровод» дип аталган матур биюе; вальс, диңгезчеләр биюе турында белде. 

танцевальный
23ф. Танцевальный батл «Танцуй пока молодой» (1)
23ф. Танцевальный батл «Танцуй пока молодой» (3)
23ф. Танцевальный батл «Танцуй пока молодой» (4)
23ф. Танцевальный батл «Танцуй пока молодой»

Бию батлында ике команда «Бию ярышы», «Безнең кебек бие» бәйгеләрендә катнашты. Балалар бию хәрәкәтләрен тигез башкарды һәм үзләренең үзенчәлекле биюләрен күрсәтте. 
Командалар капитаннары «Танылган биючеләр» мини-викторинасы сорауларына җавап бирде.
Чара азагында китапханәче балаларны «Тылсымлы бию дөньясы» иллюстратив-китап күргәзмәсе белән таныштырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: